«Бик озак күренмәдең» — Илнар Сәйфиев яңа җырын тәкъдим итте
Тамашачы җырчыны, аның җырларын сагынган.
Кайчандыр популяр җырчылар рәтендә булган Илнар Сәйфиев хәзер сәхнәдә күренми диярлек. Шулай да күптән түгел яңа җыр яздырган.
«Син барлыгын белмәгәнмен» дип аталган яңа җырның сүзләрен Гөлүсә Әхмәтҗанова, ә көен Марат Мухин язган.
«Ниһаять, Илнарның җырларын тыңлар көн җитте. Бик озак күренмәдең, сагындык үзен. Җырларың супер, тавышың бик матур. Яңа хитыңны көтеп калабыз. Син булдырасың»;
«Җырлагыз әле күбрәк. Сез җитмисез концертларда, ТВ экраннарында. Сезнең тавышыгызны, җырларыгызны яратам», — дип канатландырган җырчыны тамашачысы.