Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бик нык куркыныч иде, ләкин башымда болар барысы да бала өчен дигән уй булды”. Медицина ярдәмендә балага узучылар тарихы

Хатын-кыз язмышы шул - кияүгә чыктыңмы, бала алып кайт. Беренче елны ук булмаса, елдан-ел басым көчәя, өметләр югала бара... Күп еллар буе тырышып, дәваланып хәзерге заманда медицинасы ярдәмендә балага узучылар үз тарихлары белән уртаклашты.

news_top_970_100
"Бик нык куркыныч иде, ләкин башымда болар барысы да бала өчен дигән уй булды”. Медицина ярдәмендә балага узучылар тарихы

Гөлнара. 

Гөлнараны ире белән дуслары таныштыра. 3 ай очрашып йөргәч, егет өйләнешергә тәкъдим ясаган. Өйләнешкәндә Гөлнарага 26, иренә 29 яшь була. Ул 8 ел буе балага уза алмый.

Табиб сүзләреннән соң беркайчан да балаларым булмаяк дигән уй гына булды

Яшьләр башта “үзләре өчен" яши: сәяхәт иткәннәр, кафе, киноларга йөргәннәр. Өч елдан соң бала алып кайтырга вакыт икәнлеген аңлаганнар.Әти-әниләре дә онык теләгән. Моңа кадәр дә балага узмас өчен берни дә эшләми алар, ләкин балалары булмаган.  Гөлнараның әнисе гаилә планлаштыру үзәгенә барып карарга өнди. 

Анализлар, тикшерүләр башланган, озын чиратлар… Ирен тикшерткәч, проблеманың анда булуы ачыклана. Армиядә вакытта Байконурда хезмәт иткән, шунда радиация алган булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Табиблар Гөлнараны тикшергәннән соң, барысы да яхшы, ләкин диагностик лапароскопия ясарга кирәк һәм спайкалар кебек проблемалар булса, аларны дәваларга кирәк ди. 

“Мин бөтен кыюлыгымны җыеп, “пычак астына” ятарга әзерләндем. Бик нык куркыныч иде. Ләкин башымда "болар барысы да бала өчен" дигән уй булды” - дип искә ала ул вакыттагы халәтен Гөлнара. Табиб иртән кергәч: “Сезнең көпшәләрегездә үзгәрешләр бар иде, операция барышында безгә аларны кисеп алырга туры килде”, - дип чыгып китә. “Икесен дә кисеп алганнар! Бу сүзләрдән соң беркайчан да балаларым булмаяк дигән уй гына булды”, - дип, өзгәләнүләрен искә ала Гөлнара.

Шул җәйне ире, Гөлнара онытыла алсын өчен, диңгезгә алып барырга була. Дөрестән дә, ял вакытында ул бераз онытыла. Диңгездән кайткач, кабат гаилә планлаштыру үзәгенә килә. Андагы табиб: “Буласы булган инде, ЭКО ясыйк. Ләкин чират бик озын, сезгә бушлай квотаны 2 ел көтәргә туры киләчәк”, - дип әйтә.

"ЭКО ясатырга акча җыйдык"

Гөлнарага инде ул вакытта 32 яшь була. Өйгә кайтып, ире белән киңәшләшә. Ире бушлай квотаны көтәргә теләми. “Аларны көтеп булмас, түләүле ЭКО ясатыйк!” - ди. “ЭКО ясатыр өчен акча җыйдык, Казандагы иң яхшы табибны таптык, үземне аның кулларына тапшырдым. Кабат анализлар, тикшерүләр, гистероскопия, биопсия… Иремә мине - бала таба алмаган хатын-кызны ташламаганы өчен рәхмәт”, - ди Гөлнара.

ЭКОның беренче протоколына беренче консультациядән соң өч ай үткәч керешәләр. Барысы да яхшы бара, стимуляциягә организмнан яхшы җавап, эмбрионнар яхшы сыйфатлы... Ләкин аларны утыртып 6 көн үткәч, яралгы төшә. Табиб Гөлнараны икенче протоколга алырга шикләнә башлый.

Тагын анализлар биреп йөргәндә, Гөлнараның әтисе үлеп китә. ЭКО ярты елга кичектерелә, ире Гөлнараны тагын диңгезгә алып бара. “Кемнәр әти-әнисен югалткан, алар мине аңлар… Бернинди анализ, ЭКО ясатырлык хәлдә түгел идем. Ирем йоклаганда, качып кына тәмәке тартып, әтиемне сагынып елый идем. Ләкин үземне кулга алырга кирәклеген аңлый идем. Алга таба яшәргә кирәк!” - ди ул. 

Ниһаять, бала табу йорты...

Казанга кайткач, яшь гаилә тагын анализлар, консультацияләр болгавырына кереп китә. Бер ел үткәч, ЭКОның икенче протоколына керешәләр. Бу юлы Гөлнара хәтта әнисенә дә бала алып кайту юлында йөрүләрен әйтми.

- Яңа ел алдыннан ХГЧ (Хорионик гонадотропин - яралгы барлыкка килгәннән соң организмда барлыкка килгән гормон - авт.) йөкле икәнемне күрсәтте. Бәхетебезнең чиге юк иде. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң төнлә белән кан китте. Ашыгыч ярдәм, анализлар, табиб каравы... ниһаять УЗИ. барысы да тәртиптә, ләкин күзәтү астында булырга кирәклеген әйттеләр.

Тикшеренүдән соң, ике эмбрионның берсе төшкән булуы ачыкланды, хастаханәдән чыгардылар, бер атна өйдә булдым. Өйдә булганда, төнлә кемдер уяткан кебек булды… Уянып китсәм, кан эчендә ятам. Барысы да бетте! - дип уйладым. Ирем, шок хәлендә булса да, үзен тыныч тотты, миңа берни дә күрсәтмәде.

Тагын ашыгыч ярдәм, анализлар, УЗИ. Табиб, яралгы урынында, саклап калырга тырышырбыз, диде. Урын өстендә ятарга куштылар, уколлар ясадылар. 5-6 ай буена өйдә больничныйда булырга туры килде. Йөкле булу дәверендә мине кесарев кисүенә әзерләделәр. Үзем табарга мораль яктан әзер түгел идем. Бала өчен дә бик курыктым.

Ниһаять, бала табу йорты. Көтеп алган кызыбыз дөньяга сау-саләмәт булып туды! Балабыз 50 см, 3000 грамм иде. Бәхетебезнең чиге булмады. 

Бала таба алмау проблемасына юлыкканнарга бер киңәш: үзегезнең бәхетегез өчен ахырга кадәр көрәшегез, хатын-кыз әни булыр өчен яратылган.

Акчаны фатирга дип җыйдык, ләкин балалы булдык

Гөлнара кызы белән авырлы булганда клиникадан "квотагызга чиратыгыз җитте" дип шалтыратканнар. Бала туып, бераз үскәч, тагын шалтыратып, сезнең бушлай квотагыз бар, кулланасызмы-юкмы дип сораганнр. Бала кечкенә булу сәбәпле, Гөлнара кабат ЭКО ясатырга ашыкмый, ләкин, клиникага барып, әзерләнә башлый.

- Тагын беренчесен ясаткан табибка бардым. Гыйнвардан бирле йөрдем, әле бер авыру, әле икенче авыру килеп чыгып торды. Әниемә шалтырата идем, “Әни, мин бүтән бармыйм”, дим. Әни, әлбәттә, балаңа сәламәт әни кирәк, дип тынычландырды. Гел гормональ даруларда булдым, бик нык көчле мораль һәм гормональ басым булды.

Клиникага барып, барысын да ташлыйм, булдыра алмыйм, дидем. Клиникада ничек инде ташларга була, күпме юл үттек, менә бит инде финиш турысына килеп җиттек, диделәр. Әле бер җирне дәваладылар, әле икенчесен. Табиб бик яхшы иде, аңа Казаннан гына түгел, чит җирләрдән дә киләләр.

Без тагын протоколга керештек. Бу юлы: “Булса - Аллага шөкер, булмаса - бер балам бар, ул кадәр үк кызганыч түгел”, - дип, башкача уйлар белән бардым. Барысы да яхшы барды, ләкин җиңел генә булмады. Мин тагын төшенкелеккә бирелдем, еладым. Никадәр юл үттек, финанс ягыннан да бу бик кыйммәткә чыга иде, квота үзе бушлай булса да, анализлар ясату акчага, даруларны да үзебез алдык.

Анализлар, узилар буенча балада ниндидер авырулар таптылар, мин аларны тыңламаска тырыштым, балам белән барысыда яхшы булачак, дидем. Авырлы булу дәверендә табиблар төрле авыруларны табып кына торды: әле йөрәк авыруы, әле кан басымы югары, әле бала кендегендә киста бар, әле баланың авырлыгы бик аз, диделәр. Истерикага җиткерделәр. Хатын-кызлар консультациясенә бармас булдым.

Улымны 39 атнада РКБ да кесарев кисүе ярдәмендә таптым. Сау-сәламәт булып туды, 3360 грамм авырлыкта, бернинди проблемаларсыз. Апасы аны башта уенчык кебек кабул итте, хәзер, бер айлык булгач, бик ярата, кочаклап кына тора. Ана инстинкты да шунда ук барлыкка килде, үземнең балаларым икәнлеген тойдым.

Безнең очракта ЭКО гына ярдәм итә ала иде. Акчаны фатирга дип җыйдык, ләкин балалы булдык. Хәзерге вакытта фатирны арендага алып торабыз, ләкин балаларыбыз бар, һәм без бик бәхетле.


Табиб миңа инсеминация процедурасын үтәргә тәкъдим итте...

Исемен әйтергә теләмәгән ханым. 

Аны балага уза алмау проблемасы 27-28 яшьтә борчый башлый. Якыннары да, вакыт бара бит, син өлгермәскә мөмкин дип басым ясый.

- Әниләр, әбиләр: “Гаилә корырга вакыт, балалар алып кайтырга кирәк”, - ди башлады. Ләкин минем ирләр белән мөнәсәбәтләрем булса да, ничектер килеп чыкмады.

Ирем булгач та балага узмадым. Шуннан соң мин гаилә планлаштыру үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Анда миңа бала таба алмый дигән диагнозы куйдылар. Минем врачым бик яхшы иде, Курятникова Вера Сергеевна, һаман да җылы хисләр белән искә алам. Шул диагнозны куйганнан соң, мине дәвалый башладылар: уколлар, ниндидер процедуралар.

Беләсеңме, нәрсә җитмәгән? Минем организмыма кечкенә генә бер этәргеч җитмәгән. Нәрсәдер өлгереп җитмәгән булгандыр.

Ирем белән ЭКО программасына язылдык, чиратка бастык. Планлаштырылган процедура 2-3 елдан соң булырга тиеш иде, бу бик озак. Миңа инде ул вакытта 35 яшь туласы булган булыр иде.

ЭКОны үткәнче, дәвалаучы табибым миңа инсеминация дигән процедураны үтәргә тәкъдим итте. ЭКОдан аермалы буларак (анда яралгы лабораторияда эшләнә), мин үзем авырга узарга тиеш идем. Рәттән һәр ай саен һәр циклда өч процедура булырга тиеш иде.

Беренчесен ясаттым, бернинди дә нәтиҗә булмады, шуннан соң кулларымны салындырып, мин берни дә эшләмим, дидем. Минем шул процедура белән бәйле шундый зур өметләрем бар иде, ләкин берни дә килеп чыкмады. Ирем тагын ясатырга күндерде.

Беренчесендә медсестра ясаган иде, икенче тапкырда врач "бу юлы үзем ясыйм", диде. Шул вакытта башка бер хатын керде дә, ЭКО уңышлы үткәнен әйтте. Врач инсеминация вакытында ЭКО яхшы килеп чыкты дигән әйбер яхшы билге диде. Процедураны ясадылар, аякларымны өскә күтәреп бер 15 минут ятып тордым, аннары өйгә кайтып киттем. Тест минем авырлы икәнемне күрсәтте.

Баланы тапкач, барыбыз да бик бәхетле булдык. Хәтерлим әле - эшкә килгәч, хезмәттәшләрем шатлыктан чинашканнар иде. Барысы да котладылар, шатландылар. 

Мин бәхетле билетны алдым...

- Мин 33 яшемдә берни дә килеп чыкмас дип уйлаган идем инде. Әти-әниләр мине тынычлыкта калдырсын, галочка өчен генә процедураны ясатып карарга булдым. Мөмкин булган бөтен әйберне эшләдем бит инде, менә барып чыкмады инде дияргә. Ул процедураның статистикасы бик яхшы да түгел, 1000 очракның берсе генә уңышлы килеп чыга. Әле ЭКОдан һәрвакытта да барып чыкмаска мөмкин, ә инсеминация вакытында шанслар бөтенләй кечкенә... Ләкин мин уңышлы билетны тартып алдым, бу, әлбәттә, минем өчен могҗиза булды. 

Организмның әзерлек халәте, баш миенең әзерлек халәтенә туры килмәксә мөмкин. Үзең шул процедурага барасың, ә акылың белән әле җитлегеп бетмәгәнсең. Шуңа күрә уңышсыз очраклар була. Хатын-кыз моңа әзер булырга тиеш.

- Процедурадан соң сәламәтлегегездә үзгәрешләр булмадымы?

- Юк, анда җиңел стимуляция ясадылар. ЭКОдагы кебек авыр түгел. Ә менә туганнан туган сеңлем 8 тапкыр тырышып карады, барысы да уңышсыз булды. Аңа 45 яшь, стимуляция сәламәтлеген бик нык какшатты. Аның тырышулары уңышсыз булды. Стимуляция аркасында вакытыннан алда картаю килергә, климакс башланырга мөмкин. 

- Балага уза алмаган кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез? 

- Ышанырга кирәк, нәтиҗәсе уңышлы булыр дип ышанырга... Мин барысын да юкка эшләмим, барысы да килеп чыга дип уйларга кирәк. Табибларны тыңларга. Мин табибны тыңладым, ул кушканнарның барысын да эшләдем. Шундый очрак булды - инсеминация алдыннан стимуляция өчен, укол ясарга кирәк. Без ирем белән урамда идек, ул укол сирәк аптекада гына. Йөреп чыктык - табып булмый. Бөтен аптекаларга шалтыратып таптык, уколны ясадым, шулай итеп өлгердек. 

Беренче баласын инсеминация процедурасы ярдәмендә тапканнан соң, бу ханым икенче баласына үзе уза, аны 38 яшендә таба.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100