Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бик нык кеше иде»: Коронавируслы авыруларны дәвалаучы табиб үзе дә вафат булган

56 яшьлек ир-ат махсус костюм киеп эшләсә дә, COVID-19 йоктырган.

news_top_970_100
«Бик нык кеше иде»: Коронавируслы авыруларны дәвалаучы табиб үзе дә вафат булган
https://pixabay.com/

Мәскәүдәге хастаханәдә эшләүче табиб коронавирустан вафат булган. Сәламәтлек саклау департаменты да бу мәгълүматны раслаган. Авыруларны коронавирустан дәвалаучы табиб — 56 яшьлек Максим С. үзе дә COVID-19 корбаны булган. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.

10 апрельдә эш көне беткәч, табибның температурасы күтәрелә. Махсус костюм киеп эшләсә дә, вирус табибка да йога. Ул берничә көн өендә дәваланып карый, йөткерә, хәлсезләнә һәм күңеле болгана. 15 апрельдә табиб үзендә коронавирус бардыр дип шикләнә. Аннары аны сугыш ветераннары ята торган госпитальгә илтәләр. Ул үзе дә шушында эшли. 

Максим С. да пневмония симптомнары торган саен артып бара, аннары аны Коммунаркадагы хастаханәгә илтәләр һәм аны үпкәләрге ясалма җилләтә торган аппаратка (ИВЛ) тоташтырлар. 20 апрельдә табиб вафат була. 

Мәрхүмнең ике баласы — 23 яшьлек кызы һәм 17 яшьлек улы бар. Туганнары ана «ул бик нык кеше иде» дип искә ала. Максимның кан басымы бераз күтәрелеп, гипертониясе генә була. 

Сәламәтлек саклау департаменты сайтында «Максим С. коронавируслы инфекциядән вафат, аның үпкәләренең ике ягында да катлаулы формада пневмония була», дип хәбәр ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100