Иҗади гаилә Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның икенчегә әти-әни булулары турында хәбәр иткән идек инде. Бүген инде Ришат тормыш иптәше белән бәбине бала тудыру йортыннан өйләренә алып кайтырга тиеш булган. Әмма Алиянең температурасы күтәрелү сәбәпле, әни белән бәбине тагын берничә көнгә калдырганнар.
«Безне бүген бәби тудыру йортыннан чыгарыга тиешләр иде. Кызганычка, күчерелде. Ләкин тиздән бәби кайтачак.
Җитди берни дә булмады. Алиянең организмы йөклелек чорында арган, күрәсен. Аннан соң бала туды, тагын хис-кичерешләр булды. Алия бик нык кайгыра, аның өчен бөтен вак әйбер проблема булып тоела. Шуңа температурасы күтәрелде. Сөт төшә, бала имә алмый күкрәкләре шешә. Хатын-кызлар моны аңлый инде. Шуңа әлегә аларны бәби тудыру йортында калдырдылар. Якын көннәрдә өйгә кайтачаклар», – дип хәбәр итә бу хакта артист.