Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бик моңсу сүзләр язгансыз» – Ришат Фазлыйәхмәтов киләсе ел турында

news_top_970_100
«Бик моңсу сүзләр язгансыз» – Ришат Фазлыйәхмәтов киләсе ел турында
Салават Камалетдинов

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрдәге сәхифәсендә куйган соңгы видеоязмада, баянга кушылып, «Тормыш кочагында» җырын сузган һәм әлеге видео астына киләсе – 2023 ел турында уйланулары белән уртаклашкан.

«Тормыш кочагында»... Бик сәләтле баянчы Илнур Ганиев белән үзебезнең көйләрне сузып алдык әле. Сез дә тыңлап узыгыз.

Яңа ел җитә... Бер теләк: тормышлар ямьләнеп, дөньялар тынычланып китсен! 2023 елга өметләр зурдан, бары яхшы хәбәрләр генә китерер, дип өметләнәм. Өметсез шайтан гына, диләр. Ни булса да, теге «Титаник» киносындагы кебек, ахырга кадәр татар моңын сузармын, туктамам. Дөнья беткәндә дә бер моң ишетсәгез, ул – мин булырмын», – дигән Ришат.

«Ришат, татар халык җырларын бигрәк тә моңлы итеп җырлыйсың. Баянга аеруча да матур. Сиңа җитешлесе юк», «Афәрин!» – дип мактаганнар аны виртуаль дуслары. Яңа елга изге теләкләрен дә җиткергәннәр.

«Бик моңсу сүзләр язгансыз», – дип комментарий калдыручы да бар.

Видео: Ришат Фазлыйәхмәтовның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 30 декабрь 2022
    Исемсез
    🔥🔥🔥
  • 30 декабрь 2022
    Исемсез
    Ришат, авырлыкларга,гайбэт сузлэргэ бирешмичэ, жырлавынны дэвам ит, тавышын кочле, матур, сэхнэлэрдэ ешрак курергэ язсын узенне. Унышлар сина!
  • 30 декабрь 2022
    Исемсез
    МолодецРишат бик матур жырлыйсын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100