news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бик матур пар иде, кәләш кызганыч». Туйдан соң икенче көнне кияү егетен душта ток суккан

news_top

27 июльдә Ленинград өлкәсендә 24 яшьлек Валерий М. һәлак була. 1 көн алдан ул өйләнеп, туй ясаган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

«26сы язылыштык, 27се Валера үлде», – дип яза тол калган яшь хатын социаль челтәрләрдә.

Валераның туганы белешмәсе буенча, ир-ат иртән уяна һәм участокта душка керә. Ул суны җибәрә, һәм шул чакта ток суга.

Якынча белешмә буенча, җәйге душны кояш нурлары һәм кипятильник сыман җайланма җылыта. Аны кулдан ясаганнар. Фаҗига шуның аркасында килеп чыккан булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Тикшерү бара.

Гаилә исә зур кайгыда. «Өйдә булган теләсә кем белән шундый хәл булырга мөмкин. Егет тә, кыз да бик кызганыч. Бик иртә китте», – дип язалар социаль челтәрләрдә.

«Кәләш бик кызганыч, бик матур пар иде», – диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар