news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бик кызганыч, иртә китте»: Илгиз Абдракипов Вәсилә Фәттахованы искә алган

news_top
«Бик кызганыч, иртә китте»: Илгиз Абдракипов Вәсилә Фәттахованы искә алган
Фото: Социаль челтәрләрдән скриншот

31 декабрьдә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттаховага 46 яшь тулган булыр иде. Илгиз Абдракипов, гадәттәгечә социаль челтәрләргә мәрхүмә хатынының фотосын урнаштырган.

«2025 елның 31 декабрендә Вәсилә Рәзифовнага 46 яшь тулган булыр иде (31.12.1979 – 26.01.2016)», – дип язган ул фото янына.

Язылучылары «лаеклы хатынның лаеклы ире», «бик кызганыч, иртә китте», «1978-1979 елларда туган бу балаларга 90 нчы елларда авыр булды. Беркемгә дә җиңел булмады, ләкин менә аларга бигрәк тә», – дигән комментарийлар калдырганнар. Аннары Вәсилә Фәттахованың җырларын яратуларын, тыңлауларын да язганнар.

Исегезгә төшерәбез: җырчы 2016 елда, бәби тапканда вафат булды. Аның 2 баласы – Кәрим белән Камилә – әнисез калды.

Тормыш иптәшен югалтканнан соң, Илгиз Абдракипов озак еллар өйләнмәде, тормышны ялгыз гына көтте. Аннары ул тагы бер тапкыр бәхетен сынап караган иде: ул Лия исемле ханым белән туй уздырды. Алар 1 ай гына яшәделәр һәм бик гаугалы аерылыштылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар