Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бик курыктым, борчылдым» - Ришат Төхвәтуллин операция ясаткан

news_top_970_100
«Бик курыктым, борчылдым» - Ришат Төхвәтуллин операция ясаткан
"Татар-информ" архивы

 Җырчы Ришат Төхвәтуллинны линза һәм күзлек киеп йөрү тәмам туйдырган һәм ул күзләренә операция ясатырга уйлаган. Артык җитди операция булмаса да, Ришатка мораль яктан озаклап әзерләнергә туры килгән. Ул үзенең бик нык борчылуын да яшерми.

«Операциянең ничек узуы бик күпләрне кызыксындыра. Дөресен генә әйткәндә, мин бик нык курыктым һәм борчылдым. Әмма бер тамчы да авыртмады, барысы да җиңел узды. Операцияне ясауга караганда аңа әзерләнү процессы озаграк  тоелды. Кушеткага ятканда мин инде тынычланган идем. Операция барышында табиб бөтен нәрсәне сөйләп, аңлатып барды.

Линза һәм күзлек кияргә кирәк булмаячагына әле дә ышана алмыйм», –  дип язган ул социаль челтәрләрдә.

«Миңа бу операцияне 35 яшьтә ясадылар. 20 елдан соң кире күзлеккә әйләнеп кайттым. Тик 20 ел рәхәтләнеп йөрдем. Ришат, сакланып йөр, бик мөһим операция», – дип комментарий калдырган беренчеләрдән булып Зифа Нагаева.  «Минем улыма да ясадылар. Бик уңышлы чыкты», «Мин һаман куркып йөрим, линзаны саласым килә», – дип тә язганнар.

Бер язылучысы Ришатка: «Ялган, реклама өчен», - дип комментарий калдырган.

«Ничек инде ялган?» - дип аптыраган Ришат. 

«Данир Сабиров  менә, чынлап та ясаткандыр», – дигән ул, Ришатның  операция ясатуына шиген белдереп. 

Фото: © Ришат Төхвәтуллинның социаль челтәрдәге видеосыннан скриншот

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100