Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бик күп гайбәт сөйләде ул»: Алсу Абульханова үзе яратмый торган җырчысы турында сөйли

news_top_970_100
«Бик күп гайбәт сөйләде ул»: Алсу Абульханова үзе яратмый торган җырчысы турында сөйли
Фото: © «Татар-информ»/ Салават Камалетдинов

«ТМТВ» каналында «10 сорау» тапшыруында татар эстрадасы җырчысы Алсу Абульханова кунак булган. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев аның татар эстрадасында кемне ошатмавы белән кызыксынган.

«Миңа Гөлнара Тимерҗанова ошамый. Җырлавы ошамый. Мин алай дип әйтергә хокукым бар дип саныйм, чөнки мин дә укыган кеше. Профессиональ яктан һәм кеше буларак... Ә башкалар белән бик тә дус», – дип җавап биргән ул.

Комментарийларда Алсуның җавабын ошатмаулары турында язалар. Алай булган очракта да, сәнгать кешеләренең андый сүз сөйләп утырулары ямьсез, дип белдерәләр.

«Бер кешегә генә ошамый дип, башкаларга ошамый дигән сүз түгел бит ул. Талашканда ошамый инде», – дип язучыга: «Ышанмассыз. Бер дә талашмадык. Бик күп гайбәт сөйләде ул», – дип җавап язган Алсу Абульханова.

Шулай ук «Аңа сорау биргәннәр, ул җавап бирә. Андый сорауларга һәркем җавап та бирә алмый», – дип җырчыны яклап та чыкканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100