news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бик каты сугыштым» - Рафис Кәлимуллинга 5 ел Мәскәүдә яшәргә туры килгән

news_top

Җырчы Рафис Кәлимуллин «Сөйләшергә вакыт» тапшыруына кунакка килгәч, яшьлектәге кайбер шуклыклары аркасында, 5 ел Мәскәүдә яшәргә туры килүе турында сөйләгән.

Артист сүзләренчә, аңа кыска вакыт эчендә, качып диярлек башкалага юл тотарга туры килгән.

«Бик каты сугыштым мин. Ирендәге җөй дә шул вакыттан калды. Ул вакытта Мәскәүдә йөргән кызым бар иде. Кайттым, йоклап ятам. Әни кайтты да, носкидыр, запас чалбардыр тутырылган пакетны өскә тотып атты. «Бар, 24 сәгать эчендә чыгып кит, районда каласы түгел», – дип, мине озатып җибәрде.

Поездга билет алып чыгып киттем. Бит шешкән, ирен ярылган. Барып урнашып, 5 ел яшәдем. Ләкин кайтып йөрдем, сагына идем, ай саен диярлек кайттым», – дигән Рафис.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар