“Бик җитди һәм озак дәвалау кирәк”. Элвин Грей травма алган
Радик Юльякшин хастаханәдән тамашачыларга мөрәҗәгать белән чыкты.
“Мин, акустик травма алып, хастаханәгә эләктем, - ди Элвин Грей Инстаграмда. – Бик җитди һәм озак дәвалау кирәк. Мин хәзер музыка тыңлый, студиядә эшли алмыйм. Билгеле, сәхнәдә дә чыгыш ясап булмый. Минем өчен гадәти булмаган хәл. Әмма мин сезнең белән, барысын да күрәм, укыйм. Хастаханәдә булганда көннәремне файдалы итеп үткәрергә телим. Тормыш тукталмый, бу сынауны кабул итәргә кирәк. Планнарны үзгәртергә туры килә, тамашачыларым, сездән гафу үтенәм. Әмма мин тизрәк сезнең белән очрашырга тырышачакмын”.