Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бик итагатьле, тәртипле булып күренде алар миңа..." Ике меңлек товарны алты меңгә сату алдашуга керәме?

“Татар-информ”га Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында яшәүче Фәния Галиева (исеме үзгәртелде) ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Ниндидер ике билгесез егет кереп, үзләрен газ хезмәте белгечләре дип таныштырып, 5990 сумга газ сигнализаторы куеп чыгып киткән. Алар чыгып киткәч кенә хуҗабикә уйлана башлаган - шундый кыйммәтле җиһаз кирәкме соң аңа?

news_top_970_100
 "Бик итагатьле, тәртипле булып күренде алар миңа..." Ике меңлек товарны алты меңгә сату алдашуга керәме?

Яшь егетләр үзләрен Яр Чаллыдагы оешмаларның берсендә эшләүче газ хезмәте белгечләре дип таныштыра. Авылдагы һәр йортка кереп газ приборларын тикшереп барганнарын әйтәләр. Ә ахырдан газ исе чыкканын хәбәр итүче система, ягъни газ сигнализаторы урнаштырырга кирәклеген итәләр. Хуҗабикә ризалаша, ләкин соңыннан кәкре каенга терәтелгәнен аңлап ала.

- Үземнең ни дәрәҗәдә беркатлы булуымны бүген генә аңладым. Хәер, барлык олы яшьтәге кешеләр дә шундыйдыр инде. Бар әйбергә дә бик тиз ышанабыз, үзебез алдый белмибез. Бабай өйдә булса, алай төп башына утыртып китә алмаган булырлар иде. Минем башымны бутадылар, ялгыз булуымнан файдаландылар. Берара район газ идарәсенә дә шалтыратырга теләгән идем, тукталып калдым. Югыйсә, гел газ җиһазларының төзеклеген Рөстәм исемле егет килеп тикшереп китә торган иде. 



- Өегезгә кертер алдыннан документларын тикшердегезме соң? – дип сорадым хуҗабикәдән.

- Алар төшке аш вакытынан соң килеп керделәр. Үзләрен газ хезмәте белгечләре дип таныштырдылар, өйгә кергәндә таныклыкларын күрсәттеләр. Бик итагатьле, тәртипле булып күренде алар миңа, татар телендә аралаштылар. Берсе оешмаларының махсус логотибы төшерелгән форма кигән иде. Газ җиһазларын тикшерделәр, счетчикларны соңгы тапкыр кайчан алыштыруыбыз хакында сораштылар, - диде ул.

Егетләр озак сөйләшми. Җиһазның кыйммәтле икәнен әйтәләр, әмма махсус программа буенча пенсионерларга аны үз бәясенә - 14 меңгә түгел, ташламалы бәядән - 5990 сумга алырга була икән. 

- Датчикны куйганнан соң, миңа бөтен кирәкле документларны тапшырдылар, эшләтеп күрсәттеләр. Үземнең алданганымны соңыннан гына аңлап алдым, хәзер акчаларымны кире кайтарасым килә, - ди Фәния Галиева.


1900 сумлык приборны - 5900 сумга!

Пенсионеркага урнаштырылган СИЗ-И-О-I газ сигнализаторын Интернет кибетләрдә 1890 сумга сатып алырга мөмкин. Үзләрен газ хезмәте белән берлектә эшли дип сөйләгән егетләрнең райгазга бернинди катнашы да юк - бу оешма бер Чаллы хатынының шәхси фирмасы. 

"Кеше алдап йөргәнебез юк, берәүне дә мәҗбүр итмибез"

“Татар-информ” хәбәрчесе документларда күрсәтелгән телефон номеры аша, Чаллы оешмасы белән белән хәбәргә керде. Телефонны администратор Гөлназ алды.

- Без - шәхси оешма, без рәсми рәвештә эшлибез. Якын тирә районнарга хезмәт күрсәтәбез, аларның куркынычсызлыгы өчен җавап бирәбез. Барлык документларыбыз да тәртиптә, килеп тикшереп китә аласыз. Закон бозып эш итмибез, кеше алдап әйбер сатып йөргәнебез дә юк. Барысы да үз теләкләре белән сатып алалар, мәҗбүр итмибез. 

Оешманың Минзәлә районы газ хезмәте идарәсе белән бернинди уртаклыгы юк, без алар белән бергә эшләмибез. Тагын бер кат искәртәбез: без мошенниклар түгел. Һәр хезмәткәрнең таныклыгы бар. Әлеге таныклыкта аларның хезмәт урыннары, телефон номерлары ачык күрсәтелгән. Әгәр сездә нинди дә булса шик туган икән, безгә килегез.

- Ни өчен бер мең тирәсе торган СИКЗ-И-0-1 сигнализаторын 5990 сумга саттыгыз?

- Аның үз бәясе бөтенләй 14250 сум тора бит. Әле без ташлама ясап 5990 сумга куябыз. Интернетта, кибетләрдә аны бер меңгә сатучылар күп. Ләкин алар барысы да Кытайда эшләнгән, сыйфатсыз сигнализаторлар. Без куйганы заводныкы, Россиядә эшләнгән. Аннан соң, прибор ватылса, безнең хезмәткәрләр аны бушка төзәтеп бирәчәк тә әле. Бу ханым безгә мөрәҗәгать итсен, уртак фикергә килербез, - диде Гөлназ.



Югары категорияле юрист, “Минниханов & партнеры” дип исемләнгән юридик коллегия җитәкчесе Тимур Миңнеханов:

- Катлаулы товарлар исемлегенә кермәгән җиһазларны алыштырырга була. Моның өчен оешма исеменә дәгъва языгыз. Печатьләрендәге ИНН буенча оешманы табырга була. Әгәр тыныч килеш килешү мөмкин булмаса, телефон аша гына хәл итеп булмаса, оешма исеменә заказлы хат язарга кирәк. "Бу товар кирәкми, баш тартам, аңа зыян килмәде, сыйфатын югалтмады, килеп алып китегез", - дип языгыз. 

Бу алдаумы, юкмы дигәндә, бәхәсле сорау. Бу кешенең башын бутау. Маркетинг алымы дип әйтергә була. Сез берәр чыганакта ул товарның 1000 сум торганын ачыкладыгыз ди. Алар башка чыганакта аның 15 мең сум торганын күрсәтеп, үзләренең хаклы икәнен исбатлый алачак һәм суд моны алдау дип танымаячак. 

Минем киңәш шул - кешеләргә берәр тәкъдим әйтелгән икән, шул ук көнне килешмәгез. Кирәк дисәләр дә, бүген түгел, иртәгә килегез диегез, номерларын алып калыгыз. Мәгълүматны эшкәртергә вакыт кирәк. Бер көн эчендә күршеләрегездән, танышларыгыздан, балаларыгыздан белешергә була. Ә алар һәрвакыт көнендә, хәзер үк кирәк дип басым ясый. 

Мондый алдауга яшьләр бик капмый. Өлкән кешеләрнең ышанучан һәм басымга бирелүеннән файдаланып, кан басымын үлчи торган приборлар, кирәкмәгән дарулар, чәч алу машинкалары, кухня кирәк-яраклары, тагын башка шундый әйберләрне үз бәясеннән күпкә кыйммәткәрәк саталар. Аларга киңәш итеп, кабатлап әйтәм: нәрсәнедер тәкъдим итсәләр, шул ук вакытта ризалашмагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100