Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бик җиңел әзерләнә торган шоколадлы торт (рецепт)

Бик җиңел, гади ингредиентлы һәм тиз пешерелә торган шоколадлы торт рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Бик җиңел әзерләнә торган шоколадлы торт (рецепт)

Камыр өчен:
2 ст. он
1 ст. шикәр комы
1 чәй калагы сода
2 аш калагы какао
2 йомырка
1 ст. кефир
2 аш калагы үсемлек мае

Он, шикәр, сода, какаоны аерым савытта болгатырга, йомырка, май, кефирны башка савытта туглыйбыз.

Соңыннан, икесе бергә кушып, яхшылап туглыйбыз.

Шуннан соң форма алып, төбенә пергамент кәгазь җәябез һәм камырны шунда салабыз. 180 градуслы мичтә якынча 35-40 минут пешерәбез.

Камыр пешкән арада крем әзерлибез. Бик ашыкканда кибеттән алынган 500 грамм каймакка (майлылыгын үз диетагыздан чыгып билгеләгез) 1 стакан шикәр комы салабыз да, яхшылап болгатабыз. Крем әзер.

Икенче бик җайлы һәм тәмле ысул:
2 ст. сөт
2 йомырка
1 ст. тутырмыйча шикәр комы
2 аш калагы он

Шушыларны тугларга да, сүрән утта, болгата-болгата, кайнау температурасына кадәр җиткерергә.

Камыр әзер булгач, мичтән алып, пычак белән буйга икегә кисәргә кирәк. Камыр пешкән форманың төбенә бераз крем буяп, камырның аскы кисәген куябыз һәм яхшылап крем сылыйбыз. Туралган банан, вакланган печенье, чикләвек сибеп калдырырга була. Камырның өске катламын да куябыз. Шулай ук мул гына итеп крем сылыйбыз. Тортның өстен кыргычтан чыгарылган шоколад, яисә шул ук чикләвек, печенье ваклап бизәргә була. Торт суынып 2-3 сәгать узуга, чәй янына тәмле десерт әзер.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100