news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бик бәхетле гаилә иде»: 10 ел бергә яшәгәннән соң ир хатынын атып үтергән

news_top

Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә коточкыч фаҗига булган. Күпләрнең яраткан укытучысы булган Марияне 10 ел бергә яшәгән ире атып үтергән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Мария З. Һәм Максим читтән караганда бик бәхетле гаилә булып күренгән. Бергә походларга һәм балык тотарга йөргәннәр. Бәйрәмнәрдән бәхетле фотолары белән уртаклашканнар. Кызларын бик яратканнар. Ләкин ябык ишекләр артында барысы алай матур булмаган.

Бу җәйдә Мария мәктәптә укучы кызы белән диңгезгә ял итәргә барган. Социаль челтәрләрдә ул пляж, дельфинарий һәм пальма янындагы бәхетле фотосурәтләре белән уртаклашкан. Шундый фотоларның берсе астына ул: «Лазаревское, 1 елдан очрашырбыз», – дип язып куйган.

Ләкин 18 август төнендә Мария вафат була. Ире аны мылтыктан атып үтерә.

– Мария иренә аннан китәргә теләве турында әйткән, ә ул аны шуның өчен атып үтергән. Ул аңа кул да күтәргәләгән, эчәргә дә ярата иде, – дип сөйләгән Максимның танышы Анна.

Мария 12 елдан артык мәктәптә укытучы булып эшләгән. Социаль челтәрләрдәге язуларга караганда, аны укучылар да, укытучылар да яраткан.

– Хәтерлибез, яратабыз, кайгырабыз. Якты истәлек, – дип язган Миасста яшәүче Татьяна.

Марияне үтерүчегә 15 елга кадәр төрмә җәзасы яный. Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар