news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бик авыр...» – җырчы Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар гаиләсендә югалту

news_top
«Бик авыр...» – җырчы Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар гаиләсендә югалту
Фото: видеодан скриншот

Җырчы Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар гаиләсенә кайгы килгән. Алар бүген Рамилнең дәү әнисен соңгы юлга озаталар. Бу хакта Рамил үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде. Җырчы кичә «Ак Барс» хоккей клубы уеннарын татарча алып баручы комментатор булган. Аңа әлеге авыр хәбәрне уен алдыннан әнисе хәбәр иткән.

«Дуслар, бүген эшләве бик кыен булды. Чөнки уен башланыр алдыннан әни миңа: Назирә дәү әниең арабыздан китте», – дип шалтыратты.

Әлбәттә, мин сиздермәскә тырыштым. Әмма… Мине тәрбияләгән, балачагымда Сабирхан дәү әти белән дөрес, матур тәрбия биргән Назирә дәү әниемнең арабыздан китүен авыр кичердем. 93 яшь булуына карамастан, бик читен. Зинһар, догадан аермагыз. Гафиятулла кызы Назирәгә догада булыгыз», – дип сөйләде ул язылучыларына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар