Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә күңелсез хәбәр җиткерә.
«Бик авыр хәбәр… Кушнаренкада ел саен каршы ала торган, кайчандыр миңа бик ярдәм иткән киң күңелле Лера апабыз мәрхүмә… Догада булыйк», – дип язган ул.
Лера ханым ярдәм кулы сузган вакытны да искә алган.
Нариманга 3 яшь иде. Кушнаренкада, авариягә эләгеп, хастаханәдә яттык. Без җиңелчә генә котылдык, ә Нариманга ул вакытта каты эләкте. Мәрхүмә Лера апа, бу хәлне ишеткәч, үзе безне эзләп тапты. 10 көн сабый бала караган кебек карады. Шуннан соң, бер ел да калдырмый концертларга килеп, бөтен төркемне кунак итеп җибәрә иде. Күңел елый. Якыннарына күркәм сабырлык, – дип язган җырчы.