news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бик авыр күңелдә...» – Әнвәр Нургалиев кайгылы хәбәр җиткерә

news_top
«Бик авыр күңелдә...» – Әнвәр Нургалиев кайгылы хәбәр җиткерә
Әнвәр Нургалиевнын социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Әнвәр Нургалиев социаль челтәрләрдә авыр хәбәр җиткерә. Татар артистларының Башкортстандагы концертларын оештыручы, Хәния Фәрхигә туган ягында беренче концертларын куярга ярдәм итеп, озак вакытлар анын белән хезмәттәшлек иткән Ислам Халяпов вафат булган.

«Сәнгатебез зур югалту кичерә. Ислам абый вафат. Бүген генә белдем, кызганычка каршы. Ул татар сәнгате үсешенә зур өлеш кертте, бик күп артистларга Башкортстанда концертларын оештырырга ярдәм итте. Ул – беренче администратор. Урыннарың җәннәттә булсын, Ислам абый. Бик авыр күңелдә», – дип язган Әнвәр Нургалиев үзенең сәхифәсендә.

Җырчылар бу кайгылы хәбәрне чыннан да белмичә калган. Комментарийларда мәрхүмне җылы итеп искә алганнар. Илсөя Бәдретдинова: «Эх… Урының җәннәт түрләрендә булсын, Ислам абый», – дигән. Җырчы Динә Латыйпова: «Абый, агам… Әле кайчан гына сөйләштек бит. Ислам абый... Юктыр... Дөрес түгелдер, бәлкем... Авыр югалту. Хуш абый...» – дип язган. «Ислам абый – татар эстрадасының бер эпохасы», «Талантлы кешеләр китәләр», – дигән комментарийлар да бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар