Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бик авыр көн»: Мөслимдә бер көндә өч хәрбине соңгы юлга озатканнар

news_top_970_100
«Бик авыр көн»: Мөслимдә бер көндә өч хәрбине соңгы юлга озатканнар
Фото: "Татар-информ" архивыннан

Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм ташучы, Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче, шагыйрь, җырлар авторы Рүзәл Минһаҗевның туган ягы Мөслим районында 1 көндә 3 хәрбине соңгы юлга озатканнар. Алар махсус хәрби операциядә һәлак булган. Бу хакта шагыйрь социаль челтәрдә сәхифәсендә хәбәр итә.

«Бүген безнең өчен бик авыр көн. Кечкенә генә районыбызда 3 батыр егетебезне мәңгелеккә озатабыз. Алмаз абый – «Бабай» кушаматлы. Махсус хәрби операция зонасына баргач, аның белән очраштык, сөйләшеп утырдык.

«Рүзәл, энем, килеп йөрмә. Мин Самарада», – диде ул 2 айдан соң. «Украинадан эзләп тапканны Самарадан гына табабыз», – дидем. Хәрбиләргә: «Мин – аның бертуган энесе, әнисе авылдан ипи җибәрде, шуны кертеп бирим», – дидем. Аңладылар, керттеләр. 2 ай элек күргән Алмаз абый белән җир белән күк арасы иде. Без аны яхшы хастаханәгә урнаштырдык, туган якларына кайтты. Гомерен сакларга тырыштык. Ул безгә, гаиләсенә кирәк иде. 2 кызы өчен әти иң кадерле кеше. Алмаз, абый, кичер безне. Исемең безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр. Урының оҗмах түрләрендә булсын», – дип сөйләде ул хәрбине озату мәрасимендә.

Рүзәл Минһаҗев Иске Карамалы авылында Илнур Шабаевны соңгы юлга озатуда да катнашкан. «Бүген безгә өчләтә авыр. Бу гуманитарканы илткәндә Илнур («Шабай») позициясенә кереп барам, аның посылкасын алдым. Кереп җиткәч, «ул безне калдырып китте» диделәр. «Егетләр, карыйк әле исемлекне, ышанасы килми... Егетләр, карыйк йөзен, бәлкем, ул түгелдер», – дидем. Илнурның әти-әнисе дә юк, абыйсы – сугышта. Илнурның йөзен ачтылар – ул иде. Илнур безнең күңелләрдә бик якты кеше булып истә калыр», – дип сөйләде ул.

«Хөрмәтле Таш-Елга авылы халкы! Кечкенә генә авыл, беренчеләрдән булып гуманитар ярдәм җыйды. Илдар сыман батырлар булган өчен, бүген без тынычта яшибез. Син – безнең герой! Сине онытырга хакыбыз юк. Әти-әнисенең кайгысын уртаклашабыз. Илдар, сиңа оҗмах кошы булырга насыйп булсын. Кайгы килгәндә – бергә булыйк. Бик авыр көн», – дип сөйли шагыйрь Илдар Ибраһимовны озату мәрасимендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100