Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бик авыр... Йөрәгем телгәләнә» – Гастрольгә киткән яшь әниләр сабыйларын сагына

news_top_970_100
«Бик авыр... Йөрәгем телгәләнә» – Гастрольгә киткән яшь әниләр сабыйларын сагына
"Татар-информ" архивы

Артистларның урак өсте – гастрольләр чоры башланып китте. Бу көннәрдә барлык җырчылар да диярлек үзләренең яңа концерт программалары белән шәһәр-районнарга юл тотты. Өйне ташлап, чит җирләрдә яшәү болай да кыен нәрсәдер инде ул. Сәхнә хакына быел беренче тапкыр сабыйларын калдырып гастрольгә чыгып киткән яшь әниләргә исә аеруча да читен – үз өеңнән еракта булу өстенә баланы сагыну хисе дә өстәлә.

Иртән Гөлназ Асаева сторисларына үзенең мөлдерәп яшь белән тулган күзләрен яшермичә бер фото урнаштырган иде.

«Мәсәгут, иртәгә очрашабыз! Шулай озакка гаиләмне калдырып чыгып китүе ничек авыр… Йөрәгем телгәләнә… Динә шундый нык елады. Мин нишләрмен, әйтә алмыйм», – дип язды ул анда.

Көн дәвамында шундый ук эчтәлектә диярлек тагын бер сториска тап булдык. Яшь әни Зөлфирә Мирзаянова да нәни кызчыгы белән аерылышуны бик авыр кичерә.

«Без 1 айлык гастрольләргә чыгып киттек. Мондый әйберләрне күрсәткәнем юк иде… Бик авыр… Баламны сагынам», – дигән җырчы, макияжлы йөзенә караганда инде сәхнәгә чыгар вакыты булса да, елап беткән фотосын куеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100