Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бик әрәм бичара егетләр»: Балтачта өч егет белән бер көнне хушлашканнар

news_top_970_100
«Бик әрәм бичара егетләр»: Балтачта өч егет белән бер көнне хушлашканнар

«Балтаси.ру» порталы Балтачта 3 егет белән бер көнне хушлашу булуы турында яза.

«Балтач 3 батыр улын соңгы юлга озата. Яңгулдан Әсхәт Гыйззәтуллин, Поркөтәш егете Владимир Лаврентьев һәм Чепья егете Рафаэль Галимуллин белән саубуллашу митингы үзды», – диелгән аккаунтта. Хушлашу мәрасиме «Ватан сакчылары» монументы янында узган.

Якташлары, танышлары күпсанлы кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерә:

«Егетләр, тыныч йоклагыз. Әти-әниләрегезгә сабырлык. Дөньялар тыныч булсын. Кояш балкып торсын. Беркайчан да сугышлар булмасын»;

«Урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Калганнарына исән-сау, үз аякларында туган якларына кайтырга насыйп булсын»;

«Җәннәт бу дөньяда шул инде ул. Бигрәк әрәм була кемнәрнеңдер кадерлеләре. Язмышларда ялгышлар күп...»;

«Әсхәт энем, СИН МӘҢГЕ безнең күңелдә яшәрсең!!! Урының җәннәттә булсын, әмииин»;

«Авылыбызның асыл егете иде Әсхәт… Эээх! Нишләтәсең. Урыннарыгыз җәннәт түрләреннән булсын, балакайлар»;
«Авыр туфрагың җиңел булсын, Рафаэль абый. Бик зур югалту. Бик авыр»;

«Йөрәкләр әрни бу хәлләрдән»;

«Бик әрәм бичара егетләр, язмышларда ялгышлар күп, тик шул ялгышларны уйлаган кешеләр генә юк»;

«Әти-әнисенә, туганнарына бернәрсә белән дә җуелмый торган МӘҢГЕЛЕК ЯРА. Елга булып аккан күз яшьләрен Аллаһы Тәгалә белән үзләре генә белә, сабырлыгын кайдан аласы – әйткән кеше юк. Яшәргә дә өлгермәгән асыл егетләребез оҗмах кошы булып очып киттеләр, урыннары җәннәт бакчасы түрендә булсын, дип догада булыйк. Үз башына төшкәннәр генә ничек авыр икәнен генә белә, оныгым шунда, калганнаргә хәерле гомер, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Раббым, сакчыл фәрештәләре саклап, яклап йөртсеннәр, дөньяларга тынычлык кайтсын, ачы хәсрәт бүтән өйләргә кермәсен! Яралы йөрәкләрне бәйләргә исән-сау кайтыгыз!!!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100