news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гаиләне сыйларга: бик җайлы әзерләнә торган кекс рецепты

news_top
Гаиләне сыйларга: бик җайлы әзерләнә торган кекс рецепты
Фото: © «Татар-информ», Гөлназ Әхтәмҗанова

Кирәкле ингредиентлар: 150 грамм ак май, 4 йомырка, 150 грамм шикәр, 2 аш чәй кашыгы разрыхлитель, 250 грамм он, 150 грамм чикләвек, 40 грамм мәк, 50 грамм шоколад.

Ак майны бүлмә температурасында җебетәсе, аны шикәр белән болгатасы. Аннан йомырка, он, разрыхлительне саласы, яхшылап болгатасы.

Камырны өчкә бүлергә. Берсенә – чикләвек, икенчесенә – шоколад, өченчесенә мәк саласы. Кексны силикон савытта пешерәбез. Иң аска чикләвекле камырны саласы, аннан шоколадлы камырны, аннан – мәклесен. Алар бер-берсе белән буташмаска тиеш. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 1 сәгать пешерәсе. Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар