news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бик әйбәт булышты әле» - Рифат Зариповның әнисе киленен яклап чыккан

news_top

Рифат Зарипов гаиләсе белән туган яклары – Оренбург өлкәсенә кунакка кайткан. Әлбәттә, авылда кунак булуның үз нечкәлекләре бар, анда кул кушырып кына утырып булмый. Әнисенең камыр җәйгәнен, ә аның янәшәсендәге хатыны Диләрәнең, чия ашап утырып торганын күреп, Рифат якыннарын бераз үчекләп алырга булган.

«Әни, менә көтәсең-көтәсең киленнәреңне булышырлар дип, ә алар кайталар да, телефонда утыралар», – дип, әнисеннән жөпләү сүзләре көтә ул. Ләкин әнисе , һич уйламаганда, килене ягын ала. «Булышты әле, бик әйбәт булышты. Әнә, ике төрле салат ясап куйды, бөтен табак-савытларны юып чыгарды», – дип яклый ул аны.

«Булмады әле бу. Ну барыбер, син эшләгәндә утырып тору матур түгел инде», – дип үзенекен дәвам итә Рифат.

«Менә син тел бистәсенә матур инде. Син дә утырып тор. Ул белми дә әле моны», – дип, Рифатның үзенә дә «эләктереп» алган әнисе. Рифатка, көлә-көлә, урамга чыгып китәргә генә калган.

«Әй, Аллам, эшсезлек шулай инде ул, йөрисең ике арада буталып. Безнең әни кызык кеше ул, рәхәт аның янында. Көннәрегез матур булсын, әти-әни исән-сау булганда алар янәшәсендә шулай куанышып, шатланышып, көлешеп яшәргә насыйп булсын барыбызга да», – дип, матур теләкләрен дә җиткергән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар