Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бигрәк пар килеп торасыз»: Илдус Садыйков белән Зәринә Хәсәншинадан «Сөй генә» җыры

news_top_970_100
«Бигрәк пар килеп торасыз»: Илдус Садыйков белән Зәринә Хәсәншинадан «Сөй генә» җыры
Фото: видеодан скриншот

Соңгы вакытта тамашачы татар эстрадасы җырчысы, авыл контенты белән язылучылары мәхәббәтен яулаган Зәринә Хәсәншинаны бик тә кияүгә бирергә тели. Ул Илназар белән дуэтлар җырлый башлагач, аларны «кавыштырып» куйдылар.

Зәринә Илдус Садыйков белән кино «тавышландыргач» та, халык шаулашып алган иде. Хәзер кабат тамашачы аларны кодалый, чөнки аларның, дуэт буларак, «Сөй генә» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Җырның сүзләре авторы - Гөлинә Шәйхи, ә көен Илдус Садыйков үзе язган.

Бәхетле булыгыз, яме.

Супер.

И-и-и, килешеп торасыз.

Бигрәк пар килеп торасыз, җырларыгыз да матур. Иҗади уңышлар, бәхетле тормышлар сезгә, – дип тели аларны бергә күрергә теләүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100