news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева агуланган

news_top
Гөлназ Асаева агуланган
"Татар-информ" архивы

Җырчы Гөлназ Асаевалар гаиләсе белән декабрь аенда гына чирләп алганнар иде. Менә тагын Гөлназ авырып киткән.

Бу юлы ул үзен,ризык белән агуландым, дип фаразлый. «Нәрсә беләндер «отравилась»... Дару эчтем – булышмый... Бигрәк кыен, «ужас»... Җитмәсә, каяндыр килеп температура да», – дип, зары белән уртаклашкан Гөлназ социаль челтәрдәге битендә иртәнге сәгать бишенче яртыда.

Куйган фотосыннан күренгәнчә, Гөлназның тән температурасы 38гә менгән. Узгынчы чирләр булсын, җырчыга тизрәк савыгуын телибез.

Фото: Гөлназ Асаеваның соуциаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар