news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бигрәк шәрә, бөтен нәрсәләрен күрсәтәләр» - Зинира Рамазанованы тәнкыйтьлиләр

Җырчы диңгез буенда төшкән ярымшәрә фотоларын күрсәтте.

news_top
«Бигрәк шәрә,  бөтен нәрсәләрен күрсәтәләр» - Зинира Рамазанованы тәнкыйтьлиләр
https://www.instagram.com/zinirarizat_official/

Иҗади гаилә Зинира белән Ризат Рамазановлар Төркиядә ял итә. Бу көннәрдә үз сәхифәләрендә су керү киемнәреннән төшкән фотолар белән бүлешәләр.

Тамашачыларның бер ише Зинираның матур буй-сынына сокланган: «Син бәби алып кайтканнан соң тиз ябыккансың», «Күрсәтерлек фигурасы бар. Дәшмичә генә көнләшегез. Диңгез янында киенеп төшмәсләр инде», «Син балаңны үзең таптыңмы соң?», «Зинира ханым, сезгә модельный бизнеска күчәргә кирәк».

«Бала ашатасың. Күкрәкләреңне сакла. Бик нәзберек җир», дип борчылган инстачы.

Әлбәттә, акыл өйрәтүчеләр дә үз фикерләрен калдырган: «Бигрәк шәрә төшәләр хәзер, бөтен нәрсәләрен күрсәтәләр», «Шул берничә айлык бала белан нинди кызыгын табасыз икән? Кунакханә номерларында, самолетта — кондиционер», «Купальнигыңны да сал, ник болай гына?», «Бик ямьсез ике бала әнисенә шулай шәрә төшү, иман дигән нәрсә бер дә юк икән, кадерле артислар».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар