news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биектаудан китергән күкрәк баласы Казанда хастаханәдә үлгән

Тәне пешкән баланы хастаханәгә китергәннәр. Табиблар аны йөрәк өянәгеннән үлде дип әйтә.

news_top
Биектаудан китергән күкрәк баласы Казанда хастаханәдә үлгән

Казанда хастаханәдә күкрәк баласы үлгән. Бу турыда 2 октябрьдә «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

Баланың тәне 1, 2, 3 нче дәрәҗәдә пешкән булган. Ләкин сабыйны хастаханәгә йөрәге авыртканга, сентябрьдә китергәннәр. Табиблар фикеренчә, бала йөрәк өянәгеннән үлгән.

Баланың Биектауда әти-әнисе белән яшәгәнлеге билгеле. Алар белән психологлар эшли.

Хокук саклау органнары бу хәлне бәхетсезлек очрагы дип бәяли.

Баланың нинди очракта пешүе турында, хастаханәгә килгәндә хәле ничек, аңа ничә ай яки яшь булуы турында бу хәбәрдә әйтелми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар