news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биектауда янгында йорт хуҗасы пешеп беткән

Тактадан ясалган йортта янгын вакытында ВАЗ-21123 җиңел машинасына да зыян килгән.

news_top
Биектауда янгында йорт хуҗасы пешеп беткән
Биектау районындагы “КОМЗ” бакчачылык ширкәтендәге бер йортта узган төндә янгын чыккан. Бу турыда "Биектау хәбәрләре" яза. 

Тактадан ясалган бакча йорты яну турында “ГЛОНАСС 112” системасына хәбәр төнлә килгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Йорт хуҗасы тәненең 40 проценты 1-2 нче дәрәҗәдә пешкән. Аны Биектау Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Янгын вакытында ВАЗ-21123 җиңел машинасына да зыян килгән. Аның бамперлары эрегән.

Янгын ут белә саксыз эш иткәнгә килеп чыккан дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар