news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биектауда телевизордан янгын чыккан

Беренче каттагы фатир кичке дүртләр тирәсендә яна башлаган.

news_top
Биектауда телевизордан янгын чыккан

10 ноябрьдә кичке дүртләр тирәсендә Биектау тимер-юл станциясе бистәсендәге Комсомольская урамында янгын чыккан. Бу турыда «Высокогорские вести» сайты хәбәр итте.

Янгын турындагы хәбәр «Глонасс» системасына килгән. Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр йортның беренче катындагы фатир януын күреп алган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, фатирда янгын телевизор аркасында чыккан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе электр приборлары белән сак эш итәргә чакыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар