Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биектауда нәни кызга овчарка эте ташланган һәм чәченнән сөйрәп йөргән

Хуҗасы этен уйнаган гына, дип акланырга маташа.

news_top_970_100
Биектауда нәни кызга овчарка эте ташланган һәм чәченнән сөйрәп йөргән
https://pixabay.com

Биектаудагы «Монте Альто» коттедж бистәсендә беренче сыйныфта укучы кыз балага эт ташланган. Эт баланы чәченнән тартып, җирдән сөйрәп йөргән. Бу турыда социаль челтәрләргә сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Овчарка эте баланы чәйнәп өзә язган. Социаль челтәрләрдә таралган кадрларда овчарка баланы җиргә егып салуы, чак кына муенына ябышмавы күренә. Яннан узып баручы машина йөртүчесе һәм эт хуҗасы баланы коткарып калган.

Кызны әти-әнисе хастаханәгә алып бара. Хәзер аңа котыру авыруына каршы алты укол ясыйлар. 

Хуҗасы исә этен уйнады, дип акланырга маташа. Кызның әтисе полициягә мөрәҗәгать итәргә җыена, диелә бу хәбәрдә.

Әлеге вакыйгадан соң Биектау районы прокуратурасы тикшерү башлаган. Бу турыда Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Вакыйга 24 августта Биектау бистәсендәге Таһир Биккиниев урамында була. Эт хуҗасы белән, авызлыксыз урамда йөри. 

Баланың әти-әнисе хастаханәгә мөрәҗәгать иткәч, кызның имгәнгән урыннары табылмаган. 

Этнең хуҗасын ачыклаганнар. Этләрне урамда йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, аны административ җаваплылыкка тартачаклар. Эш барышын прокуратура контрольгә алган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә язганча, бу хуҗа этен гел муенчаксыз һәм авызлыксыз йөрткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100