Татарстанның Биектау районындагы Айбаш авылында көчле җил булган. Шул чакта мәчет манарасы сынып төшкән.
Бу турыда «Татарстан 24» каналы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән яза.
Җирле хакимият вәкилләре сүзләренчә, корылма черегән булу сәбәпле, шундый хәл килеп чыккан.
Кешеләргә зыян килмәгән, диелә хәбәрдә.