Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биектауда фаҗига: 36 яшьлек ир хатынын үтереп качкан

Татарстанда фаҗига: Биектауда яшәүче Руслан Мифтахов хәләл җефетен пычак кадап үтергән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан аңа Россия Җинаять Кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять кылуда гаеп белдерелгән.

news_top_970_100
Биектауда фаҗига: 36 яшьлек ир хатынын үтереп качкан

Тикшерү версиясе буенча, Мифтахов атна дәвамында спиртлы эчемлекләр кулланып эчүгә сабыша, аннары өеннән чыгып китә. Иренең юкка чыгуына борчылган 35 яшьлек хатыны хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. 

27 июль көнне ханым танышлары аркылы иренең күрше урамда гаражда эчеп ятканын ачыклый. Ирен эзләп табып, шелтәли башлый. Ир, ачуыннан пычак алып, хатынының гәүдәсенә 13 мәртәбә чәнчи. Тән җәрәхәтләреннән ханым җан бирә, ә ире җинаять урыныннан кача.

Икенче көнне, хатыны үлеме турында белеп, ир хокук саклау органнарына килә һәм кулга алына. Җинаять кылуга катнашын танымый, моны бөтенләй берни хәтерләмәве белән аңлата.

Элек җинаять җаваплылыгына җәлеп ителгән ир-ат сак астына алынган.

 Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100