Биектауда биш яшьлек бала, снегоходтан егылып, башын имгәткән
5 яшьлек малай 21 гыйнвар көнне Биектау авылында әтисе һәм апасы белән снегоходта йөргән.
Башы имгәнгән баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә реанимациягә салганнар.
"Малайның хәле уртача. Аны реанимациядән нейрохирургия бүлегенә күчерделәр. Бала аңында, әнисе аның янәшәсендә. 21 гыйнварда малайның башына операция ясалды", - дигән табиб-нейрохирург Эльза Фатыйхова "Татар-информ" агентлыгына.
Малайның апасы исә егылып борынын сындырган.