Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биектауда балага ташланган эт хуҗасы: «Ул минем улым белән дә шулай уйный»

Овчарка эте кыз баланы җиргә ега, чәченнән тарткалый.

news_top_970_100
Биектауда балага ташланган эт хуҗасы: «Ул минем улым белән дә шулай уйный»
https://pixabay.com

Биектауда кыз балага овчарка эте һөҗүм итә һәм кызны чәченнән сөйрәп йөри. Эт хуҗасы исә моны «уен» дип аңлата. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Биектаудагы «Монте Альто» коттеджлар бистәсендә урамда балага эт ташлануы турында язган идек. Видео кадрларында этнең баланы җиргә егуы, чәченнән тарткалавы күренә. Якыннан узып баручы машина йөртүчесе һәм эт хуҗасы гына баланы коткарып кала.

Джек исемле овчарка хуҗасы этен балалар белән уйнарга ярата дип сөйли. Имеш, эт әле көчек кенә.

«Аның уйнаганы видеода ук күренә бит. Койрыгын болгап тора. Ул бит һөҗүм итми, андый әйбер юк. Ул минем улым белән дә шулай уйный. Ул акыллы, нормаль», — ди Расих.

Аның сүзләренчә, Джек гадәттә чылбырда була, тик ул кичтә бушаган муенчагыннан ычкына һәм качып китә. Хуҗа үзеннән җаваплылыкны төшерми. Ул этен карап җиткермәвен таный.

Расихка штраф салганнар инде Тик баланың ата-анасы эт качып китмәгән, ул муенчаксыз һәм авызлыксыз йөгереп йөргән дип саный. Бу гаилә судка барырга җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100