news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биектау районында улы атасының муенын сындырган

Әлеге фаҗигане мәрхүм бабайның килене күреп торган.

news_top
Биектау районында улы атасының муенын сындырган
https://pixabay.com

20 февральдә Биектау районының Ямаширмә авылында 85 яшьлек бабай мәете табыла. Аны көч кулланып үтерүләре ачыклангач, «Үтерү» маддәсе буенча эш кузгатыла. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Җинаятьтә шикләнеп мәрхүмнең 57 яшьлек улын тоткарлыйлар. Тикшерү версиясе буенча, әти кеше улына эчеп йөргән өчен кисәтү ясый. Ир кеше әтисе янына килә һәм картның муенын сындыра. Бабай урында ук үлә.

Фаҗигане бабайның килене — улының хатыны күреп тора, ул шунда ук полициягә хәбәр итә. Шулай итеп җинаятьчене тиз арада тоткарлыйлар.

Ир-ат атасын үтерүдә гаебен танымый, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар