news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биектау районында көнче ир хатынын терлекчеләр йортында ут төртеп яндырган

Биектау районында көндәш ике ирнең очрашуы фаҗигә белән тәмамланган.

news_top
Биектау районында көнче ир хатынын терлекчеләр йортында ут төртеп яндырган

Татарстанда бер ир-атны ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу кеше бергә яши торган хатынын һәм аның танышын яндырып үтерергә җыенган булган. Әлеге җинаять турыда Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биектау районы прокуратурасы Чыршы авылында яшәүче 38 яшьлек ир-атка карата гаепләүне хуплады. Бу кешене "Аеруча вәхшилек белән ике кешене үтерергә ниятләү" маддәсе буенча хөкем иттеләр. Хөкем ителүче ир-ат үз гаебен танымый. Аны 8 елга кырыс режимлы колониягә хөкем иттеләр.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, 1 июльдә кичке якта бу кешеләр Чыршы авылындагы мал караучылар йортында очраша. 38 яшьлек ир исерек була. Ул бергә яши торган хатынының танышы белән җәнҗал чыгара, бу ир-атның башына көрәк белән сугарга маташа. Җәнҗалның шаһите булган кеше көнче ир-атка сугышырга ирек бирми.

Ләкин җинаятьче ир-ат тынычланмый. Ул бергә яши торган хатыны һәм көндәше өстенә буяу эреткеч сыеклык сипкән. Хатынга ут төрткән һәм үзе чыгып качкан. Пешкән хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар