news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биектау районында биш машина бәрелешкән: ике кеше һәлак (видео)

Казан – Малмыж трассасының 23нче чакрымында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелә.

news_top
Биектау районында биш машина бәрелешкән: ике кеше һәлак (видео)
Биектау районында биш машина катнашындагы авария урыныннан фотолар һәм видео пәйда булды, дип хәбәр итә «Высокогорские вести».

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан – Малмыж трассасының 23нче чакрымында «Лада Приора», «Ниссан Кашкай», «Хендэ Солярис» һәм ике 14нче модель «Лада» автомобильләре бәрелешә. Авария аркасында, «Приора» автомобилен идарә иткән 49 яшьлек хатын-кыз, шулай ук аның 36 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була. «Хендэ» автомобиленең шоферын һәм ике пассажирын хастаханәгә озаталар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар