Биектау районы Тимофеевка авылында күперне су баскан
Күпер аша юлның кайчан ачылачагы билгеле түгел.
Биектау районы Тимофеевка авылы янындагы Сола елгасы аша үткән күперне су баскан. Ә әлеге күпер авылга керүнең һәм авылдан чыгуның бердәнбер юлы. Бу хакта «В Татарстане поймут» хәбәр итә.
Суның кайчан агып китүе һәм юлның кайчан ачылуы билгеле түгел, шуңа күрә әлегә вакытлы юл күперен төзекләндерәләр. Әлеге юл аша шәхси кибеткә продуктлар китерәләр.