news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биектау районында яшәүче 60 ел элек чыккан аракы тапкан

news_top

Биектау районы Сая авылында яшәүче Алмаз Шакиров әти-әнисенең йортын төзекләндерү вакытында кызык табылдыкка ия булган. 1964 елда чыккан аракыны ремонт ясаучылар 2 бүрәнә арасыннан табып алган. Күрәсең, кайчандыр хуҗалар яшереп куйган булгандыр.

«Шешәнең капкачы ачылмаган булуга карамастан, хәмернең дүрттән бер өлеше очкан. Йорт 1973 елда салынган, ул вакытта ук 9 ел элек чыккан аракы ике бүрәнә арасына ничек эләккән? Билгесез.

Аракыны бушлай сораучылар да булды. Егетләр арасында аукцион игълан иттем. Ставка 500 сумнан башланган иде. Бүгенгә 3 мең сумга алучы бар. Әле 3 көн көтәм, аннары сатып җибәрәм», – дип сөйләде ул.

Фото: © Алмаз Шакиров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар