news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биектау районында сукбай этләр сарык көтүен ботарлап ташлаган

news_top
Биектау районында сукбай этләр сарык көтүен ботарлап ташлаган
tatarstan24.tv

Биектау районының Пановка авылында сукбай этләр көтүдә йөргән сарыкларны өзгәләп ташлаган. Бу хакта «Татарстан – 24» басмасына фермер хәбәр иткән. Ул иртән ботарлап ташланган 10 сарыкка тап булган, ә янәшәдә этләр йөргән.

Этләр төнлә территориягә кереп сарыкларга һөҗүм иткән булырга мөмкин. Фермер сүзләренчә, шул ук этләр авылда яшәүчеләргә дә, шулай ук балаларга да берничә мәртәбә ташланган булган инде.

 

Фото: © tatarstan24.tv

Хәзер фермерга сукбай этләр салган зыянны исәпләргә туры киләчәк. Ә менә матди зыянны кем түләячәге билгеле түгел.

 

Фото: © tatarstan24.tv

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар