Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биектау районында каен суы җыючылар агачны мәсхәрәләгән

news_top_970_100
Биектау районында каен суы җыючылар агачны мәсхәрәләгән
https://pixabay.com/

Яз башында халык актив рәвештә каен суы җыйды. Хәтта пластик шешәләргә тутырып, юл буенда машина белән дә сатарга чыгып басканнар иде. Әлбәттә, нәкъ менә берни кушылмаган каен суы дип сатып алучылар да булгандыр.

Фото авторы Айрат Гыйлемханов сөйләвенчә, ул атна азагында шәһәр шау-шуыннан ял итәргә Биектау районының Алат спирт заводы авылына кайта. Янәшәдә генә урнашкан урманда кышын гаиләсе белән чаңгы шуса, язын табигатьнең тернәкләнгән мәлен күзәтергә бара. 

Бу юлы ул урманга йөри торган маршрутын үзгәртеп, таулырак өлешенә борылган.

«Нарат урманы янында өч рәт каен үсеп утыра. Каен суы агызырга куйган банкаларның күплеген күреп шаккаттым. Ә бер агачка «сигезаяк ябышкан сыман». Комсызлыкның да чиге юк икән. Әлбәттә, мин каенлыкны бу «коллыктан» азат иттем. Агачны мәсхәрәләп ятмасыннар. Ул банка каен суы белән бик тиз тулгандыр, суы да әчергә өлгергәндер, түктем мин аны»,  – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100