Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биектау районында бер ирнең мәете 7 сәгать буе лифтта йөреп торган

news_top_970_100
Биектау районында бер ирнең мәете 7 сәгать буе лифтта йөреп торган
"Татарстан 24"

Биектау районындагы торак комплексларның берсендә бер ир мәете 7 сәгать буе лифтта йөреп торган, дип хәбәр итә «Татарстан-24».

Ир иртән лифтка кереп барганда егыла. Аның ярты гәүдәсе подъездда кала. Әмма ул, тырышып, лифтка шуышып керә. Йорттагы кешеләр лифтны чакырталар һәм, анда кеше ятканын күреп, җәяү баскычтан төшеп киткәннәр.

7 сәгать узгач кына бер хатын ирнең исерек түгеллеген, хәле авыраю сәбәпле егылганын ачыклый һәм «ашыгыч ярдәм», полиция чакырта. Алар ирнең инде күптән үлгәнен ачыклый.

Бу ирдә цирроз булган. Аның фатир ишеге ачык калган, анда кан эзләре күргәннәр. Ул үзен начар хис итеп, ишеген дә яба алмыйча, аптекага яки хастаханәгә чыгып китмәде микән, дип фаразлыйлар.

Йортта яшәүчеләр каравылчыларны гаепли башлаган. Каравылчылар йөреп торырга һәм лифтларны тикшерергә тиеш, дип алар. Социаль челтәрләрдә исә бу йортта яшәүчеләрне битарафлыкта гаепләгәннәр. Вакытында ярдәм күрсәтелсә, бәлки, бу ирнең гомерен саклап кала алган булырлар иде, дип язалар – чөнки ул иртән, кеше күп йөри торган вакытта егылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100