«KazanFirst» хәбәр итүенчә, Биектауның Лесная урамында яшәүче 35 яшьлек ир төнлә үз өендә 11 яшьлек кызын көчләгән. Ул кулга алынган, гаебен танымый, диелә. Баладан ДНК анализлары алганнар. Баланың хәле турында хәбәр ителми.
Ир зур Биектаудагы төзелеш оешмасында прораб булып эшли икән.