Бүген Татарстанның Биектау районындагы күлдә коткаручылар 24 яшьлек кызның гәүдәсен тапкан. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Фаҗига Шәпше авылы янындагы Ключи күлендә була. Батучының гәүдәсен 4 метр тирәнлектә, ярдан 10 метр ераклыкта табалар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләп үтүләренчә, кыз су коену өчен җиһазландырылмаган урында коенган.
