Гонконгта биек йортларда янгында ким дигәндә 36 кеше һәлак булган, тагын 279 кеше хәбәрсез югалган. Тагын 29 кеше авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Бу турыда РЕН ТВ яза.
26 ноябрьдә шәһәр администрациясе башлыгы Джон Ли шул турыда хәбәр иткән.
«36 кеше һәлак булды, 279 кеше белән элемтә юк», – дип җиткерә Джон Ли сүзләрен HK01 порталы.
Тагын 29 кеше бик авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән.
Янгын 26 ноябрь көндез Ванг Фук Корт торак комплексы составындагы 8 йортта була. Бу – соңгы 17 елда илдә иң зур янгын булган.
Гонконг хакимияте утның бик тиз таралуын «гадәти булмаган хәл» дип бәяләгән һәм җинаять эше кузгаткан. RTHK телеканалы хәбәр иткәнчә, соңрак саксызлык нәтиҗәсендә кеше үлеменә китерүдә шикләнелеп 3 ир-ат тоткарланган, диелә хәбәрдә.