«Биегәнеңне сәгатьләр буе карар идем» – Данир Сабиров «Әкълимә» җырын тәкъдим итте
Юморист Данир Сабиров «Әкълимә» җырын яздырган. Халык бигрәк тә артистның бу җырга биюен ошаткан.
«Биегәнеңне сәгатьләр буе карар идем», «Афәрин, шәп килеп чыккан», – дип канатландырганнар аны.
«Син минем ягыма карамыйсың да,
Син минем турым да уйламыйсың да.
Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә,
Син генә минем уемда.
Кушымта:
Йөрәгем җылынып китә,
Елмаеп карасаң күземә.
Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә,
Син генә минем уемда».