«Бие Басс» - Элвин Грей белән Ришат Төхвәтуллин бергә җыр яздырган
Клип премьерасын инстачылар ошаткан.
Элвин Грей яңа җыр клибын тәкъдим итте. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә яза.
«Премьера! Ришат Төхвәтуллин белән безнең „Бие Басс“ трегы барлык музыкаль мәйданчыкларда», — дип яза ул.⠀
Инстачылар җырны ошаткан. «Ниһаять, татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә чыгаралар. Бик ошады. Заманча, стильле, стандарт түгел. Хәзер татар музыкасын шундый итеп күрергә телиләр», - диләр.