Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бичара әбиләр куркуларыннан чактан гына үлми калды». Хастаханәдә музыка куйганнар

Чаллы хастаханәсе авырулардан гафу үтенгән.

news_top_970_100
«Бичара әбиләр куркуларыннан чактан гына үлми калды». Хастаханәдә музыка куйганнар

Чаллы хастаханәсендә тулы көченә музыка куеп, авыруларны куркытканнар. Шундый видео социаль челтәрдә куелды.

Администрация ГАУЗ "Городская больница 5" приносит свои извинения за предоставленные неудобства

«Бичара әбиләр куркуларыннан чактан гына үлми калды. Аннары динамиклар тавышыннан кереп качар тишек тапмадылар. Мин табиб түгел, әмма мондый терапия кешеләргә кирәк түгел. Пенсиягә кадәр яшисе килә әле!» — дип яза хастаханәдә булган пациент.

Хастаханәдә радионы тулы көченә кушуны дөрес түгел дип тапканнар. Ә кайберәүләр табибларны яклаган:

«Хастаханәдә музыка булырга тиеш түгел! Күңел ачу урыны түгел ул!»

«Чаллы табиблары коронавирусны дәвалауның ысулын тапкан»,

«Табиблар үзләре дә куркып калган иде».

«Чаллының 5 номерлы хастаханәсе гафу үтенә. Янгын системасын ремонтлаган вакытта җиһазлар дөрес эшләми башлады, шул сәбәпле, музыка кушылды. Белгечләр моны тиз арада хәл итте. Биш минут эчендә проблема юкка чыкты», — дип белдерә хастаханә җитәкчелеге. Хастаханә җитәкчелегенең җавабын «Комсомольская правда» китергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100