Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бичара Ата каз кыйссасы (Сәлия Гарифуллина)

Һай, бигрәкләр дә матур, сөйкемле бу каз бәбкәләре! Карап туймаслык үзләренә. Шуңадыр, ана каз да бәбкәчләреннән назлы карашын алалмый.

news_top_970_100

Ә инде ата каз турында әйткән дә юк. Ифрат горур, тәкәббер-масаючан «канатлы әфәнде». Усал-зәһәр дә. Бәбкәләр кырына якынрак елышып кына кара — укытыр сабагыңны. Кай арада торып чапканыңны шәйләми дә калырсың!

Балачактан күңелгә сеңеп калган, йөрәкләргә майдай яткан күренеш, шулай бит? Әмма кемнәрдәдер аянычлы вакыйгаларны уятырга да сәбәпче икән ул. Якын күршем хатирәләре белән уртаклашмакчы мин бу юлы.

«Элек авылда каз күп асрый иде бит халык, — дип сүз башлый белешем. — Безнең дә ихата тулы каз-бәбкәләр. Әниемнең иң зур горурлыгы — ата казыбыз. Ышанасызмы-юкмы, галәмәт кош иде ул мәхлук. Купшы-ыспай да, игътибарлы-тыйнак та. Гаиләсе-оясы өчен үзен фида кылырга әзер. Сөеклесен кадерләп кенә йөртә, тегесе йомыркалар өстендә утырганда кырыннан да китми. Әллә күз яшьләре белән еламсырый да инде… Ябыгып, йоннары-каурыйлары төссезләнеп кала хәтта. Икәүләп бәбкә чыгаралар диярсең бичаралар. Шул ук вакытта үтә ипле дә иде ул ата каз. Хуҗаларын бик яхшы таный, үзенчә яклый. Ысылдамый да. Аның каравы, чит-ятларны ихатадан ары уздырмый. «Сезгә бәйле эт тә кирәкми ул булганда», - дип зарлана күрше-күлән.

Бәбкәләре дә һәрчак ишле ата казның. Әллә серен белә инде, бер буш йомырка да булмый диярлек. Ишелеп уңа казлар. Билгеле инде, тирә-юньдәгеләрнең һәммәсенә дә ошап бетми әлеге муллык. Көнләшүчеләр җитәрлек. «Күршенең тавыгы да күркә булып күренә», диләрме әле. Бу очракта «казы да үгездәй тоела», дип өстәргә булыр иде.

Елның елында шулай көйле генә, җай гына барды каз гаиләсенең көнкүреше. Аккошлардай мәхәббәт булгандыр ана һәм ата каз арасында валлаһи. Югыйсә, шул хәтле дә тугрылык сакламаслар иде бер-берсенә. Адәм балаларын да уйга салырлык…

Бәла агач башыннан йөрми, диләр, хактыр. Кешеләргә генә түгел, малкайларга, киек-кошларга да кагыла икән ул әйтем. Эш шунда, әниебезгә күптән үчләшеп, ачу саклап йөргән бер түтәй бар. Түбән очта яши ул. Шуның бердәнбер улы безнең туган тиешле апа белән «болай гына», ягъни язылышмыйча гына көн күрә. Ә нигә, рәхәт бит. Өйдә анаң хәстәрли. Тегендә яшь хатын синең өчен җан ата. Йөри ир заты ике арада буталып. Бүгенге заманда андый гына күренешләргә өйрәнеп беткәнбез. Ә элеккеге чорда? Ояты ни тора! Таякның иң авыр башы, әлбәттә, хатын-кызга эләгә. Ул гаепле, бетте-китте.

Менә әнием дә. Бу хәл белән килешергә теләмәде. Анасы, улы белән ачыктан-ачык сөйләшергә ниятләде. Нидән гыйбарәт булгандыр ул әңгәмә, мәгълүм түгел. Нәтиҗәдә кияү егете туганыбызга рәсми рәвештә өйләнергә ризалык бирде. Кардәшебез бу вакытта бәби көтә иде инде…

Өйләнештеләр. Үзара тыныша гына алмадылар. Зәһәр бианай киленгә көн күрсәтмәде. Улына гелән хатынын яманлап кына торды. Яшьләрнең аралары тәмам бозылды. Дөньяга туган нарасый да гаилә тормышына татулык өстәмәде. Аерылыштылар… Кайнана шатлыгыннан җиденче күктә йөзде. «Улыма менә дигән бай, таза хатын алам. Теге үләксә ишене түгел», дип чәпчеде. Тик… нилектәндер яңа бичә табылмады. Гүзәл затлар аналы-уллыдан ераграк торырга тырышты. Яман аты чыккан шаулы-гаугалы йортка кем килсен…

Аңлашыла ки, шәп түтәй гаепне үзеннән түгел, бүтәннәрдән эзләде. Һәм тапты. Малаен туганына өйләнергә күндергән Нәсимәдә (ягъни минем әниемдә) бар эш. Ничек моңачы башына килмәгән. Сабагын укытырга кирәк ул хатынның! Хәтәр ният адәм баласы йөрәгенә оялап өлгерсә, харап. Азганнан аза. Ниләр генә кылмады бианай кеше. Безләргә тынычлык бетте. Гайбәт чәчү, пычрак ату бер хәл. Күптәнге ахирәте белән әллә ниләр маташтырды кайнана. Ул ихатага эленгән керләрне кискәләү дисеңме, өйгә шырпы кабы белән кандала ыргыту дисеңме, урамда халык алдында шау-шу куптару дисеңме… Әле килеп аптырыйм, ничекләр түзде икән әниебез. Яманлыкка яхшылык белән кайтара торды. Бәлки теге чакта кияү кешене өйләнергә димләве өчен үкенгәндер, үзен гаепле тойгандыр… Шунысы кызганыч, тора-бара ихатадагы мал, кош-кортка да чират җитте. Ахирәтләрнең «фантазиясенә» исең китәрлек. Көтүдән кайтан сыерны аръякка куып җибәрәләр, төне буе эзлибез. Берәр ярамаган үлән ашаталар, ярый әле ветеринар коткарып кала. Бичара ата казга да көн бетте. Ел саен бәбкәләрнең «котырып уңуына» ул сәбәпче ич! Олактырырга кирәк үзен. Хуҗалары җир тырмап еларлык булсын… Шуннан китте инде. Тәүдә мескеннең аягын сугып сындырдылар. Бераз төзәлеп, елга буена йөри генә башлаган иде, янә имгәттеләр. Ахыр чиктә әниебез мәхлук җанны ихатада асрарга мәҗбүр булды. Инә каз бәбкәләре белән ялгызы гына су буена төшә. Бер-берсен шул хәтле юксыналар, кичен «сөйләшеп-серләшеп» туймыйлар парлы кошчыклар…

Вакыт уза, ата каз тәмам пошаманда. Көннәр буе ашамый-эчми, гаиләсе кайтканны көтә. Ябыкты, бетеренде. «Болай ярамый, акрынлап су буена төшерергә кирәк үзен», дип карар итте әниебез. Без, балалар, ата казны чиратлашып күтәреп, инешкә илтәбез. Аңлый гөлекәем, тыпырчынмый, йөрәге генә дөп-дөп тибә… Күнектек. Без дә, казлар да. Ата каз күзгә күренеп ыспайланды, тамагына да каба, иркенләп суда кагына. Бәбкәчләре, сөйгәне кырында рәхәт, күңелле аңа. Тату-имин гаиләгә карап, бала-чага да ихластан куана. Менә күрерсез, озакламый тәмам тереләчәк ата казыбыз!

Булмады шул, якты өметләр акланмады. Теге түтәйләр барыбер әмәлен тапты. Ата казның ялгызын туры китереп, ботарлап ташладылар. Тузган йоннарын, сөякләрен безнең ындыр артына ыргыттылар. Мескенебезне җәлләүдән, чарасызлыктан тәгәри-тәгәри еладык. «Нигә ул кансыз хатыннарны җавапка тарттырмадыгыз?», дип сорар кайберәүләр. Белмим. Заманы шундый идеме. Аннан ары, җинаять кылганда кулыннан тотмагач, ничек итеп гаеп якмак кирәк. Бәлкем берәр «салмыш баш”ны яллаганнардыр нәфрәт-ачудан ярсыган бичәләр…

Ата казны югалтканның соңында, халык әйтмешли, «кул китте». Казлар уңудан туктады. Әни яңа ата казлар да алып карады, бушка. Кошлар гаиләсе тамырыннан корыды. Ата каз башына җиткән кара эчле җаннар тантана иткәндер, билгеле. Тик озакка түгелдер, дип уйлыйм. Андыйларга гомумән шатлык-куаныч хисе яттыр. Башка сыймый, ничек инде кешегә начарлык кылып, тынычлап яшәмәк кирәк. Җан газабы дигәннәре бардыр, һәрхәлдә, булырга тиештер бит инде ул!

Мөгаен, шулайдыр. «Ахирәтләр» бу хәлләрдән соң әллә ни озак яшәмәде. Тәүдә берсе, аннан икенчесе яман чирдән изаланып, вафат булды. Бер гаепсез ата каз рәнҗеше төшкәндер, ихтимал. Мал каргышы атлатмый, ди иде дәү әни, дөрестер».

…Яшермим, күршем бәянләгәннәр күңелдә ифрат авыр тәэсир калдырды. Бичара Ата каз кыйссасы һич тынгы бирмәде. Әлеге язма аның истәлегенә барып ирешсен. Кыска гына яшәеш мәлендә кичергән газап-михнәтләре өчен соңлап булса да гафу итсен бәндәләрне мәхлук җан. «Ни аңласын, кош кына бит ул», димәгез зинһар. Аңлый да, сизә-тоя да кече туганнарыбыз, сөйләшә генә белми. Табигать тарафыннан яратылган ич һәммәбез дә…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100