news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биатлон буенча Олимпия призеры Эдуард Латыйпов әти булган

news_top

Биатлон буенча дөнья һәм Европа чемпионы, Дөнья Кубогы иясе, Олимпия уеннарында 3 тапкыр бронза медаль иясе, Россиянең халыкара класслы спорт остасы Эдуард Латыйпов икенче тапкыр әти булган. Ул бу хакта үзенең социаль челтәрендә хәбәр иткән. «Хыял командасы», – дип язган спортчы һәм роддомда сабыен кулына тотып төшкән фото керткән.

Фото: © Эдуард Латыйповның социаль челтәре

Танылган биатлончыны Россия биатлончылары союзы да котлаган. «Эдуард Латыйповны һәм аның хатыны Дарьяны икенче балалары туу белән котлыйбыз! Матур гаиләгә сәламәтлек һәм бәхет!» – дип язганнар биатлончылар союзының социаль челтәрендә.

Әти-әни яңа туган сабыйларының кызмы, малаймы икәнен әйтмәгән. Латыйповларның Виктория исемле кызлары бар.

Фото: © Дарья Латыйпованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

  • Эдуард Латыйпов – православие динендәге татар егете. Аның әтисе Ратмил Латыйпов – хәрби, әнисе рус милләтеннән. Эдуардның балачагы Самара өлкәсе Камышлы авылында үткән. Шунда ул чаңгы спорты белән кызыксына башлый. «Матч ТВ»га биргән интервьюсында ул татарча белүен дә әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар