Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әби яшьләрдән калышмый» - Татар әбие таякка таянып биегән

Әби оныкларының никах туенда булган.

news_top_970_100
«Әби яшьләрдән калышмый» - Татар әбие таякка таянып биегән
https://www.instagram.com/guliyana1979/

Социаль челтәрдә чыккан видеода татар әбие таягына таянып, тырышып татар халык биюен бии. Бию хәрәкәтләрен дә сокланырлык итеп ясый. Ул тәбәнәк буйлы, чын татар әбиләренә хас булганча ак яулык бәйләгән, күлмәк өстеннән камзулын кигән.

Әбинең исеме Рушания икәнлеге билгеле. Ул Апас районы Дуртөйле авылы кызы Алия белән Яшел Үзән егете Русланның никах туенда булган.

Инстачылар әбигә күз тияр дип борчылган. «Куймагыз алай, әбигә күз тия бит», «Рушания апа яшьләрдән калышмый», «Әби сөбханаллаһ», «Рушания апа кызлар кебек», — дип комментарий калдырган татар әбиен танучылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100